Рөстәм Миңнеханов: Лениногорскта республиканың нефть сәнәгатенә нигез салынды

21.08.2020

«Лениногорскнефть» НГЧИ кадрлар әзерләү һәм яңа идеяләрне һәм фәнни эшләнмәләрне сынап кару өчен республика күләмендә генә түгел, илебез нефть сәнәгате күләмендә дә полигон булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Лениногорскнефть" НГЧИнең 75 еллыгына һәм Лениногорск шәһәренең 65 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте.  

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарын, 75 ел элек Татарстанда илнең эре нефть чыгару үзәген булдырган шәһәр һәм район кешеләрен бу бәйрәм белән котлады. «Татарстан бүген – илнең төп нефть чыгаручы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе. Монда “Лениногорскнефть” НГЧИ хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Бу коллективта традицияләр, команда рухы, үсешкә һәм камилләшүгә омтылыш көчле», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, коллективта беренчеләрдән булып тармакның күренекле җитәкчеләре идарә итә башлаган. Шулардан: СССР нефть сәнәгате министры Николай Мальцев, СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасарлары Рәфхәт Мингәрәев һәм Аклим Мөхәммәтҗанов, шулай ук башка легендар нефтьчеләр. Монда 13 Социалистик Хезмәт Герое һәм өч  Советслар Союзы Герое тәрбияләнгән.

«”Лениногорскнефть” ел саен 3 млн тоннадан артык нефть чыгара. Районны социаль үстерү буенча зур эш башкара. Хәйрия проектларында актив катнаша», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, НГЧИ тарихы Лениногорск тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда монда торак, юл-урам челтәрен, үзәк район сырхауханәсен, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт һәм яшьләр сәясәте объектлары, парклар һәм скверлар, ишегаллары һәм башка объектлар төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау буенча шактый эш башкарыла. «Болар бар да Лениногорск кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлгән, - диде ТР Президенты. - Ышанам, Лениногорск кешеләрнең хезмәт сөючәнлеге, нык рухы һәм максатка омтылучанлыгы шәһәрне яңадан-яңа үрләргә ирештерер, аның көчен һәм данын ишәйтер».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстан төзелүенең 100 еллыгын бәйрәм итә. «Республика казанышларында Лениногорск районы кешеләренең дә өлеше зур», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.