Фәрит Мөхәммәтшин Европа берлеге җирле һәм төбәкләр хакимиятләре Конгрессы буенча хезмәттәшләренә Татарстан көнен Страсбургта үздырырга әзерлек эшләре барышы турында хәбәр итте

11.02.2013

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Европа берлеге Җирле һәм төбәкләр хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Андорра-ла-Велья (Андорра Кенәзлеге) шәһәрендә Конгресс Бюросы утырышында катнашты.
Утырышта катнашучылар 2013 елга эш планын һәм чаралар календарен карадылар. Көн тәртибенә куелган үзәк мәсьәлә, агымдагы елның март аена планлаштырылган Конгрессның 24 нче сессиясенә әзерлек булды.
Бюро утырышында Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренә Европа берлеге җирле һәм төбәкләр хакимиятләре Конгрессының 24 нче сессиясе кысаларында Татарстан көнен уздырырга әзерлек эшләре барышы турында хәбәр итте. Страсбургта, Европа Сараенда узачак чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырылган. Чара кысаларында Казан универсиадасының – XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары презентациясе булачак.
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алда билгеләп үткәнчә, Страсбургта Татарстан көнен уздыруның максаты – Казанны янәдән студентлар спорты башкаласы, илнең югары инвестицияләрне үзенә җәлеп итә ала торган көчле экономик һәм инфраструктур потенциалга ия алдынгы фәнни һәм мәгариф үзәкләренең берсе итеп күрсәтү. Бу күзлектән караганда, Европа берлеге форматы уникаль, чөнки Казанны, Татарстанны һәм гомумән Россияне 40 тан артык европа дәүләтләре төбәкләренең һәм муниципалитетларның вәкилләренә тәкъдир итәргә мөмкинлек бирә.
ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге