Казанда Халыкара онкология авырулы бала көненә багышланган хәйрия концерты узды
10.02.2013
Бүген Сәлих Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында Халыкара онкологик авырулы бала көненә багышланган Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты булып узды. Һәр елның 15 февралендә билгеләп үтелә, беренче тапкыр Люксенбургта 2001 елның сентябрендә игълан ителә һәм 2003 елдан дөньяның 38 илендә билгеләп үтелә.
Бүгенге концерт барышында җыелган акчалар Татарстанда төзеләчәк беренче балалар хосписына китәчәк.
Төп программа башланыр алдыннан Яр Чаллыда һаләк булган 8 –яшьлек кыз Василиса Галицина исттәлегенә “Адажио Альбиони” композициясе яңгырады. Концертка ата-аналар белән балалар килгән, шул исәптән хәзерге вакытта ДРКБның онкогемотология бүлегендә дәваланучылар да. Иҗтимагый оешма вәкилләре дә бар иде. Барлыгы 750 якын тамашачы. Авыру балаларга көч бирү өчен рәсми затлар да килгән иде, шулар исәбендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бар иде.
“Әлеге чарага һәлакәткә дучар булган сыман карарга ярамый. Бу бәхетсезлеккә очраган кешеләрне бәхетле итә алучы җәмгыятьәге кешеләрнең тырышлыгы”, - дип билгеләп үтте ул.
Хәйрия чарасында шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Тататьяна Ларионова, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Варрахов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һ. б. Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хаты укылды, монда ул чараны әзерләргә ярдәм иткән меценатларга рәхмәтләрен белдерде.
Концертта Анжела Вавилова Фонды башлыгы Владимир Вавилов та бар иде. Аңа тамаша бетүгә 330 мең сумлык сертификат тапшырдылар – билет сату өчен алынган акчалар.
Ул булачак хосписны төзү турында сөйләде. Мондый учреждениянең максаты- авыруны дәвалау эффектив булмаган стадиядәге балаларга ярдәм итү. План буенча башта 8 урынлы аннары 12 урынлы стационар төзеләчәк.
Музыкантлар Россиянең атказанган артисты, дирижер, Александр Сладковский җитәкчелегендә Сергей Прокофьевның “Петя һәм бүре” симфоник әкиятен уйнадылар. Әкиятне “Эфир” телевизион каналы алып баручылары Ольга Лаврова һәм Роман Ерыгин укыдылар.
Оркестр Татарстан Президенты тарафыннан булдырылган “Ел хәйриячесе – 2011” республика премиясенә лаек.
“Европа оркестрлары, дөньяви оркестрлар концерт эше белән генә шөгыльләнмиләр, алар мәгърифәтчелек хезмәте һәм хәйриячелек хезмәте белән шөгыльләнәләр. Без дөньяви һәм гомум европа тәҗрибәсен Казанга алып килдек”, - дип уртаклашты Александр Сладковский.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы, ТР Президентының матбугат хезмәте