Рөстәм Миңнеханов яңа футбол стадионы төзелеше мәйданын карады
10.02.2013
Татарстан җитәкчелеге Казанда 45мең урынга исәпләнгән футбол стадионы төзелешендә муниципаль берәмлекләр ярдәменә өметләнә.Бу хакта ТР Пррезиденты Рөстәм Миңнеханов стадион төзелешен карау барышында белдерде.Президент тәкъдиме буенча Казандагы иң зур төзелешне бүген шулай ук ТР муниципалитет башлыклары да карады.Кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш,архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов төзелешне җәяү йөреп чыкты.Илдар Халиков стадион төзелешенең барышы турында сөйләде.Аның әйтүенчә,төзелештә эш тулы көченә бара,стадион эчендә эшләнеп беткән биналар да бар.
Хәзерге вакытта төзелештә һәр көнне республиканың муниципаль берәмлекләреннән килгән 400-450 төзүче эшли,ләкин аларның санын меңгә кадәр җиткерергә кирәк.
“Сезнең ярдәмнән башка бу катлаулы һәм зур объектны төзеп булмас иде,-дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә.- Бүген без кайбер шәһәр һәм районнарның төзелештә яхшы оештырылган эшләрен күрәбез,ләкин барысыныкын да түгел.”
Татарстан Президенты шулай ук ,стадион төзелешендә эш алып баручы подрядчы-компанияләргә,төзелешкә җәлеп ителгән төзүчеләрне барлык эш шартлары белән тәэмин итүне йөкләде.”Кешеләр яхшы урнашкан, туклану һәм үз вакытында түләү булырга тиеш”,-дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты район башлыкларына киләчәктә стадион төзелеше мәйданында мондый очрашуларны һәр ике атна саен уздыруны тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов