Татарстан Президенты Казанда төзелә торган кунакханәләрне карады

09.02.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда кунакханәләр төзелеше белән танышты.Ул шулай ук “Яңа Тура”технополисындагы сәүдә рәтләрендә булды.ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин,ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
Беренче булып “Олимп” кунакханәсен карадылар.14 катлы кунакханәне Универсиадага кадәр ачу планлаштырыла. 3- йолдызлы кунакханәдә 130 урынга 93 бүлмә булачак.
Париж Коммунасы урамында Татарстан Президенты булачак “Коммуна”хостелы бүлмәләренә керде.Көнбатышта популяр булган,ә Россиядә киң таралмаган бу төр кунакханәләр төзү белән Казанда “ХостелКлаб” компаниясе шөгыльләнә.Париж Коммунасы урамындагы кунакханәдә 90 урынга 16 бүлмә каралган,аны ачу март аена планлаштырылган.Тагын бер хостелны Пушкин урамында бер компания гыйнвар аенда ачкан.Якын арада тагын шундый ике кунакханә ачу планда каралган.
Рөстәм Миңнеханов кунакханәләрнең торышын югары бәяләде һәм Казан мэриясенә яңа хостеллар өчен биналар булдыру мөмкинлекләрен карауны йөкләде.
Шулай ук Яхин урамындагы “Кристалл” кунакханәсе төзелеше мәйданын карадылар.Иң соңыннан “Яңа Тура”технополисындагы сәүдә рәтләрендә булдылар. Монда Татарстан Президенты сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты һәм технополис җитәкчеләре белән комплексның киләчәктәге үсеше турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте,Михаил Миронов