Илдар Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорты буенча IX Бөтенроссия ярышларының тантаналы ачылышында катнашты

09.02.2013

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорты буенча IX Бөтенроссия ярышларының тантаналы ачылышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез,Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорты ярышлары 2004 елдан ТР Хөкүмәте яклавында уздырыла. 2005 елдан турнир Бөтенроссия статусына ия булды, ә 2009 елдан Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы спорт чараларының бердәм календарь планына кертелде, шул сәбәпле спортсменнарга “Россиянең спорт мастеры” дигән исемнәр бирергә мөмкинлек барлыкка килде.
Бу елны ярышлар 9-10 февраль көннәрендә үтә. Төп бүләк өчен 19 команда көрәшәчәк, алар Идел буе федераль округы ( Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Ульян өлкәсе, Самара һәм Оренбург өлкәләре, Чувашия Республикасы, Удмуртия республикасы һ. б.) регионнары командалары вәкилләре . Моннан тыш Санкт – Петербургтан килгән ике коллектив үз катнашучыларын чыгарачак – регион җыелма командасы һәм шулай ук Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы Дәүләт хезмәтенең Иваново училищесы командасы. Барлыгы турнирда 300 якын спортсмен, тренер һәм делегация вәкилләренең катнашуы көтелә.
“Хөрмәтле ярышта катнашуччылар! – дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков залда утыручыларга. Бүген без Казан шәһәрендә янгын сүндерү-гамәли спорты буенча чираттагы ярышларны ачып җибәрәбез. Әлбәттә алар башка спорт төрләреннән бик нык аерылып торалар. Монда турнир таблицасынддагы урын яки секундлар, алар өчен бөтен катнашучылар да көрәшә, төп казаныш булып тормый. Төп нәтиҗә булып– коткарылган гомерләр исәпләнә. Мин ихлас күңелдән бүгенге ярышларның һәм аларга әзерләнүнең чынбарлыкта мөмкин булган кадәр сирәк очравын телим. Ә әгәр дә очраса, сезнең әзерлегегез Россия гражданнарының гомерлләрен саклап калуда чын мәгънәсендә ярдәм итсен. Ярышларда сезнең барыгызга да уңышлар!”
Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорты буенча IX Бөтенроссия ярышларының ачылышы Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең спорт манежында (Ф.Яруллин ур, 1А йорт) үтте.
Турнирның кадерле кунаклары исәбендә: Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал –лейтенант Игорь Паньшин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин һәм башкалар.

ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина