Рөстәм Миңнеханов: “Дәүләтнең закон-хокук базасы камил булырга тиеш”

04.06.2008

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Германия халыкара хокукый хезмәттәшлек фонды директоры Матиас Веккерлингны кабул итте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корманов, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләти-хокукый идарәсе башлыгы Раиса Сәхиева, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлихановлар катнашты.
Очрашуны ачып җибәреп, Рөстәм Миңнеханов теләсә нинди эшнең бик җитди хокукый нигезгә ия булырга тиешлеген ассызыклады. “Без хокук хезмәтләребезнең дөньяви берләшмәдә интегралларын табулары белән кызыксынабыз, - диде республика Хөкүмәте башлыгы. – Закон-хокук базасы камил булырга тиеш”.
Очрашу беткәннән соң Матиас Веккерлинг хәбәр иткәнчә, Татарстанга визитның төп максаты – “Гаепне кичереп азат итү, наркотик әйберләр сату һәм куллану белән бәйле җәзага тартуны тормышка ашыру һәм ювеналь юстиция” халыкара семинарында катнашу, соңгысы бүген Казанда үзенең эшен башлады.
“Семинар Европа Советы экспертлары катнашында һәм ярдәм итүе нәтиҗәсендә, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Администрациясе һәм төбәк хакимиятләре ярдәмендә оештырыла. – Форум эше барышында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемаларын юкка чыгаруга, шулай ук наркотик әйберләрне юнәлтү, сату һәм куллану белән бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында без семинар үткәрүнең максатлары турында сөйләштек һәм җитди ярдәмгә аның ризалыгын алдык, - дип билгеләп үтте Матиас Веккерлинг.
Немец кунагы сүзләренә караганда, Германия фонды җинаятьчелекне кисәтү һәм аның белән көрәш мәсьәләләре белән генә түгел, бәлки, аерым алганда, белгечләрне хокук өлкәсендә хәзерләү белән дә шөгыльләнә. “Без хокук өлкәсендә яшь белгечләр хәзерләүдә ярдәм итәргә, шулай ук муниципаль өлкәдә белгечләр хәзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүгә дә әзер, - дип хәбәр итте Матиас Веккерлинг. – Шуңа ышанычым зур: без Татарстанлы коллегаларыбыз белән бергә республикадагы криминоген һәм хокукый хәлне яхшыртуга ирешербез”.
ГФР юстициясе Федераль министрлыгы йөкләмәсе буенча, 1992 елдан башлап, Германия халыкара хокукый хезмәттәшлек фонды демократик хокук реформаларын үстерүгә (шул исәптән Россиядә дә) фәнни һәм оештыру ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Фондның төп миссиясе халыкара хокукый хезмәттәшлеккә йогынты ясаудан гыйбарәт. Аның эшчәнлегенең тагын бер мөһим аспекты булып, суд хезмәткәрләре квалификациясен күтәрүгә йогынты ясау һәм милли закон документларын Европа Союзы нормалары белән яраштыру өлкәсендә партнер илләр белән хезмәттәшлек итү тора. Матиас Веккерлинг хәбәр иткәнчә, Татарстан суд хезмәткәрләренең Германиягә стажировкаларын оештыру һәм шулай ук Казанда тематик семинарлар үткәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә дә карала.
Фондның Россия партнерлары белән хезмәттәшлеге Россия закончалыкларын үстерү, суд тәҗрибәсендә Германиянең хокук белән бәйле тәҗрибәсен куллануга юнәлдерелгән индивидуаль махсуслаштырылган проектлар рәвешендә тормышка ашырыла. Фонд, хокук өлкәсендә Россия-Германия һөнәри диалогына булышлык итү максатыннан чыгып, немец экспертларын нәтиҗәләр ясауга, аналитик белешмәләр хәзерләүгә, конференцияләр һәм семинарлар үткәрүгә җәлеп итүдә ярдәм күрсәтә.
"Татар-Информ"