Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелеге аның фәнни-техник потенциалына бәйле”
08.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФАнең Казан гыйльми үзәгендә булды.Россия Фәне көненә багышланган чарада ТР Премьер-министрының 1нче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,Казан мэры Илсур Метшин,РФАнең КГҮ рәисе Олег Синяшин ,Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Р.Миңнеханов РФА КГҮ нең фәнни институтлары белән танышты,хезмәткәрләр белән аралашты,шулай ук төп фәнни казанышлар күргәзмәсе белән танышты.
ТР Президенты икътисадның барлык тармаклары-нефть чыгару, машиналар төзелеше,медицина,биотехнология һ.б. өчен – яңа материаллар,яңа эшләнмәләр,әзерлекле кешеләр кирәклегенә игътибар итте.”Без аңлыйбыз,республиканың көндәшлеккә сәләтлелеге аның белем дәрәҗәсеннән һәм фәнни-техник потенциалыннан тора.Көндәшләрдән бер адымга алда барырга кирәк,- дип саный республика башлыгы.
“Без IТ-технологияләрнең яңа юнәлешен билгеләдек.IТ-шәһәр төзеп,Татарстанда Россия IТ-үзәген булдырырга уйлыйбыз.Әлбәттә,белемле кешеләрсез,университетлар һәм фәннән башка бу бурычларны хәл итеп булмый”,-дип белдерде Р.Миңнеханов.
Бу чара барышында Олег Синяшин Татарстан Президентыннан гыйльми үзәкнең фәнни-техник корпусы проектын гамәлгә ашыруда , яшь галимнәр һәм белгечләр өчен йорт төзүдә ярдәм сорады.Р.Миңнеханов әйтүенчә,ул бу мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә әзер.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
РФАнең КГҮ рәисе Олег Синяшин ,үз чиратында Рөстәм Миңнехановка, галим-химиклар А.Е.Арбузов һәм Б.А.Арбузовларның барельефлары төшерелгән медаль бүләк итте.
“Татар-Информ” МА