Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашты

13.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин, ә видеоконференция режимында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре администрацияләре вәкилләре дә катнашты.  

Казан метрополитенының пассажирларны йөртү составын яңарту мәсьәләләре, пилотсыз хәрәкәтне башлап җибәрү мөмкинлеклекләре турында фикер алыштылар.  

Казан метросында пилотсыз хәрәкәтне оештыруны «Трансмашхолдинг» АҖ идарәче директоры Андрей Романчиков тәкъдир итте.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, «Трансмашхолдинг» Казан метрополитены белән 2011 елдан хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенын пилотсыз системага күчерү фикерен хуплады. «Бу яхшы фикер, - диде ул. – Процессларны автоматлаштыру ышанычлырак эш тәэмин итәчәк. Пилотсыз хәрәкәтне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча безнең көчләрне берләштерергә мөмкин».

Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен эш төркеме төзергә кушты.

Моннан тыш, агломерацияләрдә шәһәр җәмәгать транспортын үстерү проектын тәкъдир ителде. Проект турында «Трансмашхолдинг» АҖ Директорлар советы әгъзасы Михаил Хромов сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.