Алексей Песошин Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды

12.08.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2020 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан ERTICO ассоциациясе белән бергә интеллектуаль транспорт системасы буенча беренче Үзәк-көнчыгыш конгрессына әзерлек буенча актив эш алып барды. Аны 2020 елның 21-24 сентябрендә Казанда уздырырга планлаштырылган иде. Ләкин коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле, чараны 2022 елга күчерү турында карар кабул ителде.

“Цифрлы технологияләре өлкәсендә урнашкан халыкара фәнни һәм эшлекле элемтәләрне саклап калу һәм үстерү максатларында Kazan Digital Wek-2020 халыкара форумын уздыру турында карар кабул ителде. Форум 21-24 сентябрьдә онлайн-форматта узачак”, - дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин гражданнарның бәяләмәсе һәм мөрәҗәгате Россиядә ел саен уздырыла торган махсус халыкара мәйданчык барлыкка килү белән кызыксынуын ачык күрсәтә, анда цифрлы технологияләр өлкәсендәге белгечләр тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән алмаша алачак, дип билгеләде.

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов форумга әзерлек турында тулырак сөйләде. Аның сүзләренчә, чарага интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, яңа заман кибериминлеге, финтех экосистемасы һәм моннан тыш, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр кебек темалар буенча панель дискуссия һәм “түгәрәк өстәл” кертеләчәк.

Форумны оештыручы һәм төп иганәчеләрнең берсе – Ак Барс Банк.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.