Кама Тамагы районында Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне җыеп алу барышы белән танышты һәм балалар өчен яңа җәйге лагерьда булды

12.08.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Эш сәфәренең төп максаты республика басуларында урып-җыю эшләренең оператив ситуациясе белән танышу иде.

Район басулары өстеннән очып узганда Рөстәм Миңнеханов Сүкәй, Балтач, Салтыган авыллары, Кама Тамагы штп янындагы басулардагы («Нармонка» А/ф, Татагролизинг АҖ) хәлләрне күзәтте.

Кама Тамагы штп янындагы уҗым арышы басуында Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашты. Бөртекләрне җыю белән шөгыльләнүче комбайнерлар белән сөйләшеп торды, аларның хезмәт шартлары турында сорашты һәм киләчәк уңыш белән кызыксынды.   

Монда Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукцияләреннән күргәзмә оештырылган иде.   

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вәзыйхов хәбәр иткәнчә, бүгенгә районда бөртеклеләрнең 43%ы җыеп алынган, уңыш уртача 30,7 ц/га.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, районның потенциалы бик зур. Аннары ул күргәзмәгә куелган сырлар, шулай ук монда үстерелгән виноград белән кызыксынды.

Татарстан Республикасы Президенты республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләшкәндә тикшерелгән подрядчикларны кулланырга тәкъдим итте – бигрәк тә социаль объектлар төзегәндә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә иминлекнең барлык чараларын үтәргә өндәде. «Социаль дистанцияне саклагыз һәм индивидуаль саклану чараларын кулланыгыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кама Тамагында Татарстан Республикасы Президенты «Аргамак» балаларны савыктыру лагерында булды. Объект 2020 елның августында төзелеп беткән генә әле.

Татарстан Президенты балаларның ялын оештырганда санитар-эпидемиологик вәзгыятьне аеруча исәпкә алырга чакырды. «Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм үсеше өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру – безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.