Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районында урып-җыю барышын бәяләде

12.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул урып-җыю барышын һәм социаль-мәдәният учреждениеләренә капремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруны бәяләде.  

Жуково авылы янында районның авыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, районда авыл хуҗалыгы җирләренең яртысыннан артыграгы җыеп алынган: 21 мең гектардан 44 мең гектары. 117 мең тонна иген суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 57 центнер. 

Басуларда 100ләп комбайн эшли. Эш ике сменада бара. Туңга сөрү 10 мең гектарда башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучылар белән фермерларга ярдәм мәсьәләләре, лизинг программаларын гамәлгә ашыру һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы башка мәсьәләләр турында фикер алышты. «Тәтеш районында эшләр әйбәт оештырылган. Сез күп кенә мәсьәләләр буенча башкаларга да үрнәк булып торасыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ремонты тәмамланган Киртәле мәдәният йортын карап чыкты. Быел объектка махсус республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясалган.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә: «Авыл мәдәният йортлары кешеләрне җәлеп итү урыны булырга һәм мәдәниятне саклап калуга этәрергә тиеш». 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл кешеләре белән дә сөйләшеп торды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.