Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Югары Ослан районы электр челтәре җитештерү базасы һәм 110 киловольтлы яңа подстанция ачылышында катнашты.
Бу объектларның икесе дә “Сетевая компания” ААҖ инвестицияләр программасының мөһим өлеше санала.
110 киловольтлы яңа подстанция җитештерү объектларын үстерү һәм халык тормышы өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Подстанция егәрлеген арттыру мөмкинлеге белән проектланган.
ТР Премьер-министрына Югары Ослан районы электр челтәре җитештерү базасын күрсәттеләр. Бу мәйданчык фондларны яңартуның мөһим өлеше санала.
Яңа объектлар ачылышында “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов, объектлар төзелешендә катнашкан подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.