Фәрит Мөхәммәтшин “Роальд Сәгъдиев -80” Халыкара симпозиумында катнашты.
08.02.2013
Америка Кушма Штатларына кыска эш визиты кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе,Татарстан Президенты карамагындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле татар галименең юбилеена багышланган “Роальд Сәгъдиев – 80” халыкара симпозиумында катнашты.
Татарстан делегациясе составында – ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Казан (Идел буе) федераль университеты президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасының АКШтагы РФ Сәүдә вәкиллеге карамагындагы вәкиле һәм башка рәсми кешеләр.
Бөтен дөньядан җыелган фәнни берләшмә вәкилләрен берләштерүче форум Мэриленд штатының Колледж – Парк шәһәрендә үтте. Роальд Сәгъдиев нәкъ менә шушында – Мэриленд университетында соңгы ике дистә ел дәвамында эшли.
Фәрит Мөхәммәтшин симпозиумда катнашучыларны Президент, Татарстан Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Мин бик рәхәтләнеп мактаулы миссияне үтәргә – безнең күренекле якташыбызны һәм танылган юбилярны котларга телим” – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Ул, агымдагы елның гыйнвар аенда Казанда Татарстан Президентының доктор Сәгъдиевка республиканың югары дәүләт бүләген – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” Орденын тапшыруы турында искә төшереп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Роальд Сәгъдиевны Казан белән иң җылы рухи багланышлар һәм тыгыз фәнни бәйләнешләр берләштерә. 1990 нчы еллар башында - дәверләр алмашкан чорда күренекле физикның абруе Фәннәр академиясен булдыруга һәм устерүгә, Татарстан галимнәренең халыкара фәнни җәмәгатьчелеккә кушылып китүләренә саллы өлеш кертте.
“Сез гаҗаеп язмыш иясе, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга – мөмкинлекләрен һәм талантларын тормышка ашыра алган, үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән дөньякүләм фәнни олимпта шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешкән безнең замандашыбыз. Сезнең принципиаль гражданлык позициягез, актив алып барган иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегегез хөрмәткә лаек. Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, озак еллар иҗат итүегезне һәм яңа фәнни ачышлар һәм казанышлар телим!”.
Симпозиум кысаларында Фәрит Мөхәммәтшинның һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының фәнни берләшмә вәкилләре: Нобель премияләре лауреатлары, һәм Мэриленд университеты җитәкчеләре белән очрашулары һәм әңгәмәләре узды. Фәнни-белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту аспектлары турында фикер алышынды.
Аннан соң Вашингтонда Фәрит Мөхәммәтшинның Бөтендөнья банкының идарәче директоры Шри Мульяни Индравати белән әлеге оешманың штаб фатирында очрашуы булып узды. Парламент башлыгы халыкара финанс структурасының Россия Федерациясенең Бөтендөнья банкы белән үзара тәэсир итешүе кысаларында Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеген югары бәяләде.
Әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин безнең республикабызның социаль-икътисади торышы һәм Татарстанга инвестицияләр җәлеп итүне көчәйтү буенча эш алып барулары турында сөйләде. Ул Бөтендөнья банкының рәсми вәкилләре игътибарын социаль әһәмияте булган проектларга юнәлдерде. Биредә Татарстан: авыл хуҗалыгы муниципалитетлары өчен җирле инициативаларны яклау программалары, республика территориясендә берничә экологик программа булдыруда үзенең халыкара тәҗрибәсен куллана алыр иде.
АКШка кыска вакытлы эш сәфәре тәмамлану белән, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Конгресс Бюросының Андорра князьлегендәге Андорра-ла-Велья шәһәрендә узачак утырышында катнашуы көтелә. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә булып Конгрессның март аена планлаштырылган чираттагы 24 нче сессиясенә әзерлеге торачак.
ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге