Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синтез» спорт клубы әгъзаларын 2019-2020 еллар сезонында ирләр командалары арасында су полосы буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Татарстан Президенты «Синтез» спорт клубы әгъзаларын 2019-2020 еллар сезоны тәмамлану белән котлады. «Сез Россия чемпионатында җиңеп чыктыгыз, - диде ул. - Спонсорларга – «ТАИФ» компанияләр төркеменә аерым рәхмәтләребез, алар шулай ук, сезнең кебек үк, җиңүне максат итеп куйдылар. Без сезгә һәм сезнең җиңүегезгә ышандык, һәм сез безнең ышанычыбызны тулысынча акладыгыз. Яшь ватерполистларга үрнәк алырлык команда бар!»
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен тырышлыгын куя. Бүген республикада күп бассейннар эшли, барлык спорт инфраструктурасы заманның бөтендөнья стандартларына туры килә.
«Без беренче урынны алырга хыялландык һәм 16 ел узып та киткән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә уңышлар һәм ышанычлы җиңүләр телим».
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәк өчен спортта да, икътисадта да, төзелештә дә һәм башка тармакларда да һәр җиңү мөһим.
Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре тапшырылды.
Спортчылар үз чиратларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка су спорт төрләре буенча «Синтез» спорт клубыннан җиңү кубогын һәм медальләр бүләк иттеләр.