Рөстәм Миңнеханов ”Татмедиа” ААҖ филиалы – “Идел-Пресс”нәшрият комплексында булды
07.02.2013
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа”ААҖ филиалы – “Идел-Пресс”нәшрият җитештерү комплексында (Казан,Декабристлар ур.) булды.
Республика башлыгы Татар китап нәшрияты кибетен карады,бу кибет “Идел-Пресс” бинасында урнашкан. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Казан тарихы,архитектурасы турындагы китаплар һәм шулай ук татар язучыларының китаплары булган кибетләр туристлык зоналарында урнаштырылырга тиеш.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов ,судентлар матбугат эшчәнлегенең нигезләрен өйрәнә торган уку классларын һәм лабораторияләрне карады.
Нәшрият җитештерү комплексының яңартылуы хакында “Идел-Пресс” генераль директоры Ришат Хәсәнов сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.