Рөстәм Миңнеханов XYBASE (Малайзия) компаниясе вәкилләре белән очрашты

07.02.2013

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XUBASE (Малайзия) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.

XYBASE компаниясе эшләгән BLESS системасы ( Business Licensing Electronic Support System) Малайзиядә уңайлы инвестиция климатын формалаштыруда үзенең нәтиҗәлелеген раслады.

Татарстан территориясендә бу электрон системаны гамәлгә кертүдә уртак эшчәнлекне булдыру өчен, XYBASE белгечләре белән ТР министрлыклары һәм ведомстволар вәкилләре, “ICL-КПО ВС” ААҖ, “Казан” халыкара аэропорты “ ААҖ һ.б. компанияләр арасында аерым очрашулар узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов – “Минем уйлавымча, сезнең эшләрегез Татарстан Республикасы өчен кызыклы булыр, һәм безнең уртак хезмәттәшлегебез яхшы нәтиҗә бирер”,-дип белдерде.

Мәгълүмат өчен:

XYBASE (Малайзия) компаниясе 90нчы елларда нигезләнә, аның Джакартта (Индонезия) һәм Бостонда (АКШ) чит ил вәкиллекләре эшли.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.