Брюссельдә Казанны тәкъдир итүне FISU тарихында иң яхшылардан дип билгеләделәр

03.06.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Брюссельдә 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак Казанны тәкъдир итү кысаларында Россия делегациясенең эше турында сөйләде.
Шуны искәртик: 31 нче майда FISU башкарма комитеты әгъзалары карары буенча Бөтендөнья җәйге Универсиадасының башкаласы аталган иде. FISU башкарма комитетының 27 әгъзасыннан 20 се Татарстан башкаласы өчен үз тавышларын бирде. Халыкара оешманың 6 әгъзасы үз тавышларын - Гван Джуга (Көньяк Корея) биргән һәм FISU башкарма комитетының бары тик 1 әгъзасы гына Универсиада-2013 не Испаниянең Виго шәһәрендә үткәрергә кирәк дип тапкан. Казан бәя бирү комиссиясенең төрле параметрлары буенча исәпләнә торган 400 мөмкинлегеннән 368 балл алуга иреште.
Марат Бариев сүзләренә караганда, Универсиаданы үткәрүгә кандидат-шәһәр сыйфатында Казанны тәкъдир иткәннән соң, FISU ның беренче вице-президенты Клод-Луи Гальен министр белән шәхси әңгәмәсендә аны FISU тарихында иң яхшылардан дип билгеләгән. “Безнең күпьеллык эшебезнең шулкадәр югары бәя алуы минем күңелемә бик хуш килде, - дип билгеләп үтте Марат Бариев.
Министр шулай ук Брюссельдә берничә көн булу һәм Казанда 2013 ел Универсиадасын кабул итү хокукы өчен көрәштәге киеренке эш белән бәйле тәэсирләре белән дә уртаклашты. Шулай ук журналистларга беренче тапкыр Казанны тәкъдир итүнең Голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайт җитәкчелегендә хәзерләнгән ролигы күрсәтелде.
Марат Бариев фикеренчә, бөтен финиш процессына Казанда 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә ярдәм йөзеннән 4 меңнән артык километр юл йөгереп үткән “Казан – Брюссель” гадәттән тыш марафонында катнашучылар да аерым нур өстәгән.
“29 нчы майда марафончылар FISU штаб-фатиры янында финишка килеп җиткәч, башкарма комитет әгъзалары Казан студентларының Бөтендөнья Универсиадасы-2013 не кабул итү хокукын яулап алу өчен, барысына да әзер булуларын күрделәр, - диде Марат Бариев. – Мин ышанам: бу аларга көчле тәэсир ясады”. “Безнең заявкабызның көче нәкъ менә барлык Казанлыларның чын күңелдән ярдәм итүләрендә һәм чын йөрәктән булган мөнәсәбәтләрендә иде”, - дип билгеләп үтте ул. Өстәвенә марафончылар, Казанны һәм Универсиада-2013 не нәкъ менә безнең шәһәрдә үткәрүне яклап, 90 меңнән артык имза җыеп алып кайттылар.
Гадәттән тыш марафонда катнашучыларның берсе, КДУ студенты Сергей Радыгин әйтүенчә, Казанга команда кичә иртә белән генә очып кайтты, шулай да ул инде йөгерештә катнашучыларны сагынырга да өлгергән. “Миндә марафон бары тик җылы хисләр генә калдырды, - дип билгеләп үтте Сергей. – Россия шәһәрләре һәм Европа буйлап йөгереш барышында без, Универсиадада катнашу өчен, 2013 елга барлык студентларны Казанга чакырдык. Без Брюссельгә Казан җиңәчәк дигән ышаныч белән бардык”.
Тагын бер марафонда катнашучы Эльвира Ибрагимова да шуны әйтте: иң башта марафонда катнашучылар Европа илләрендә яшәүчеләрнең Универсиада өчен көрәштә Казанга ярдәм итүләренә шикләнгән булганнар, ләкин шикләре бик тиз таралган. Нәтиҗәләр үзләре күрсәтеп тора: 2013 ел Универсиадасын Казанда үткәрүне яклап, 90 мең имза!
Марат Бариев ассызыклап үткәнчә, "Казан – Брюссель” марафоны йөгереше, шулай ук марафончылар тарафыннан җыелган имзалар Казанның җиңүендә зур роль уйнаган. Хәтта Кореялыларның Гван Джуны тәкъдир иткән вакытта үзләренең шәһәрләрен яклаган берничә миллион имзаны арбада тәгәрәтеп китерүләре дә FISU га инде тиешле тәэсир ясый алмаган.
Министрлык башлыгы Казанда Универсиаданың спорт форумы буларак кына түгел, бәлки мәдәни бәйрәм буларак та каралуын билгеләп үтте. Шуңа күрә дә Казанда Бөтендөнья студентлар уеннары үтү көннәрендә шәһәрдә Универсиаданың бөтен кунаклары катнаша алачак Сабантуй бәйрәме уздырылачак.
2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарында катнашучылар өчен Атлетика авылы Казанның Парин урамы районында сафка басачак.
Марат Бариев сүзләренә караганда, Универсиада авылының урнашу урынын сайлау спортчылар өчен уңайлыклардан чыгып билгеләнгән. Авыл инде Теннис академиясе һәм Спортның су төрләре үзәге төзелеше алып барыла торган Парин урамында төзеләчәк. Шулай булгач, Универсиаданың төп объектлары булган Атлетика авылы, спорт корылмалары, отельләр, FISU штабы, мәдәни объектлар шәһәр уртасында берничә километр арада компактлы урнашачаклар. Бу – катнашучылар өчен дә, Бөтендөнья студентлар уеннарының кунаклары өчен дә өстәмә уңайлыклар тудырачак.
Марат Бариев ассызыклап үткәнчә, Атлетика авылы төзелеше янында, йортларда яшәүчеләр арасында проблемалар килеп чыкмасын өчен, төзелеп бетмәгән махсус территория калдырылачак.
Министр сүзләренә караганда, Казанда Универсиада объектлары төзелеше өчен чит ил эшче кулларын, шулай ук Татарстан башкаласының югары уку йортлары студентларын җәлеп итү планлаштырыла. Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәргәннән соң, Атлетика авылын студентлар шәһәрчеге карамагына тапшыру күздә тотыла.
Марат Бариев сүзләре шулай ук якынча мәгълүматлар буенча Казанда Универсиада-2013 бюджеты, кирәкле барлык инфраструктура һәм Атлетика авылы төзелешен дә кертеп, 604 млн. евро тәшкил итәчәген әйтте. Ләкин әлеге чыгымнарга халыкара “Казан” аэропортын үзгәртеп кору, юллар төзелеше керми.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы