2013 ел Бөтендөнья Универсиадасы Казанда үткәреләчәк

02.06.2008

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә Россия Федерациясеннән кандидат буларак күрсәтелгән Казан шәһәренә булышлык күрсәтү өчен, гадәттән тыш марафон Брюссельдә финиш ясады. Анда 2008 елның 31 нче маенда Студентлар спортының Халыкара федерациясе башкарма комитеты (ФИСУ) 2013 елгы җәйге Студентлар уеннарының башкаласын сайлап алды. Брюссель шәһәрендә уздырылган тавыш бирүдә ФИСУ башкарма комитетының 27 әгъзасы арасыннан Татарстан башкаласына карата 20 кеше үз фикерен белдерде. Казан, бәя бирү комиссиясенең төрле параметрлары буенча исәпләнә торган 400 мөмкинлегеннән барысы 368 балл алды. Россия шәһәренең Универсиада үткәрүгә башка кандидат-шәһәрләр (Испаниянең Виго шәһәре һәм Көньяк Кореяның Гван Джу шәһәре) белән чагыштырганда бәхәссез өстенлеге булып, спорт корылмаларының актив төзелеше, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ярдәме, спортның бай үткәне, барлык биредә яшәүчеләрнең Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрү хокукы яулау теләге тора. Казан составына Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия Олимпия комитеты вице-президенты Виктор Хоточкин, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, яшьләр эшләре буенча Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Алина Кабаева, олимпия чемпионнары Ирина Роднина, Елена Киселева, Николай Гуляев, Илгар Мәмүдов, Татарстан студентлары вәкилләре кергән Россия делегациясе тарафыннан тәкъдим ителде. Шуны искәртик: Универсиаданың 85 ел яшәеше дәверендә Россия аны икенче тапкыр кабул итәчәк. 1973 елда Бөтендөнья студентлар уеннары Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән иде. Массакүләм булуы һәм әһәмияте ягыннан универсиада бары тик Олимпиададан гына калыша. Бөтендөнья студентлар уеннарының мәҗбүри программасында унике олимпия спорт төре буенча ярышлар бар.