Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Хөкүмәте, 2013 ел Универсиадасын үткәрү бөтендөнья дәрәҗәсендәге вакыйгага әйләнсен өчен, барысын да эшләячәк”
31.05.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә Россия Федерациясеннән кандидат-шәһәр буларак күрсәтелгән Казанны тәкъдир итүдә катнашты.
FISU (Federation International Sport University) башкарма комитеты әгъзалары өчен Казанны тәкъдир итүдә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков, Россия Олимпия комитеты Виктор Хоточкин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар чыгыш ясады.
Казанлыларны яклар өчен, Олимпия чемпионнары Ирина Роднина, Марина Киселева, Илгар Мәмүдов, Алина Кабаева да килде.
“Мин спортны бик яратам һәм Казанны да бик яратам, - шундый сүзләр белән башлап җибәрде үзенең чыгышын Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Мин шуңа өметләнәм: без FISU башкарма комитеты әгъзаларын Казанны сайлап алуның дөреслегенә ышандыра алырбыз. Без, 2013 ел Универсиадасын үзебездә кабул итүгә лаеклы булыр өчен, күп эшләдек. Аны үткәрү безнең киләчәгебез өчен чиктән тыш әһәмиятле. Татарстан Хөкүмәте исеменнән мин шуңа гарантия бирә алам: 2013 ел Универсиадасын үткәрү бөтендөнья дәрәҗәсендәге вакыйгага әйләнсен өчен, без барысын да эшләячәкбез һәм хәтта күбрәк тә.”
Рөстәм Миңнеханов үзенең FISU башкарма комитеты әгъзалары белән шәхси аралашуы инде өч ел дәвам итүен искәртеп үтте. “Күпләре белән мин шәхсән таныш, - диде ул. – Һәм күпләре минем сүз – минем бурычым икәнен беләләр. Әгәр мин вәгъдә бирәм икән, үзйөкләмәмне үтәячәкмен. Сез безгә ышана аласыз”.
Казанны тәкъдир итү тәмамланганнан соң, FISU президенты Джордж Киллиан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшлеге һәм яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук “17-19 нчы майда Казанда булганда FISU бәя бирү комиссиясе әгъзаларына җылы кабул итү мәҗлесе оештырганнары өчен” рәхмәт сүзләре җиткерде. Хөрмәт билгесе буларак, Киллиан әфәнде Рөстәм Миңнехановка кыйммәтле бүләк тапшырды.
Шуны искәртик: FISU таләпләренә туры китереп, бер сәгатьтән дә артыкка сузылмаган (видеороликны күрсәтү, рәсми кешеләр чыгышы) тәкъдир итүдән соң, башкарма комитет әгъзаларының чыгыш ясаучыларга сораулары китә. Аннан соң барлык кандидат-шәһәрләрне (Казанда FISU башкарма комитеты әгъзалары 16-19 нчы майда булып китте) карап чыккан бәя бирү комиссиясенең отчеты урын ала. Барлык гаризалар турында фикер алышканнан соң (җәйге Универсиада-2013 не үткәрүгә Казан, Испания шәһәре Виго һәм Көньяк Корея шәһәре Гваньчжу дәгъва итә), FISU башкарма комитеты әгъзалары кандидат-шәһәрләрнең берсен сайлап алуга тавыш бирү процедурасын уздыралар (ябык форматта).
Тавыш бирү нәтиҗәләрен әйтү (анда барлык кандидат-шәһәрләрнең дә делегацияләре катнашачак) Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә үтәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте