Казанга Россия оборона министры Сергей Шойгу килде

05.02.2013


Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Республикасына бер көнлек эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең максаты – авиа һәм вертолет төзелеше предприятиеләрендә булу, Ту-214 самолеты төзелеше белән танышу.
РФ оборона министры борты “Казан” Халыкара аэропортына төште. Сергей Шойгуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һ.б. каршы алды.
РФ оборона министры Сергей Шойгуның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы һәм машина төзелеше предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсен карау, “Казан вертолет заводы” ААҖндә киңәшмәдә катнашу һәм шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышу каралган.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.