Көньяк Корея вәкилләре Универсиада-2013 не үзендә үткәрү хокукын алуга кандидат-шәһәр булган Казан стендына бәя бирделәр

30.05.2008

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Универсиада 2013 не үткәрү хокукын алуга кандидат-шәһәр булган Казан стендын тантаналы рәвештә ачуда катнашты. Брюссель шәһәрендәге FISU штаб-фатиры урнашкан “Ля Плаза” отеле территориясендә барлык өч кандидат-шәһәрнең дә (Татарстан башкаласыннан тыш, болар – Испаниянең - Виго, Көньяк Кореяның Гваньчжу шәһәрләре) үзенчәлекле күргәзмәләре җәелеп китте.

2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын дәгъва итә торган кандидат-шәһәрләр, 6 шар кв. метр мәйданда урнашып, һәрберсе үзенең җиңүче булуга һәм Бөтендөнья студентлар спорт уеннары-2013 не кабул итүгә кайнар теләкләрен күрсәтергә тырышты.

Күргәзмәне ачуда шулай ук FISU президенты Джон Киллиан һәм FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) башкарма комитетының башка әгъзалары катнашты.

Казанны яклау өчен, олимпия чемпионнары Ирина Роднина, Елена Киселева, Николай Гуляев, Илгар Мәмүдовлар да килде.

Кунаклар стендның “Экстрим” төркеме скрипкачылары һәм балалайкада уйнаучы виртуоз тарафыннан башкарылган музыкаль яңгырашын да бәяләделәр. Казанлылар тәкъдир итүдә катнашканнарның барысына да, Универсиада-2013 кампаниясенә хәзерлек символы буларак, лаләләр бәйләме таратты.

Тәкъдир итүнең башыннан ахырына кадәр кореялылар көчле нотык сөйләүләре һәм иҗекләп такмак әйтүләре белән игътибарны үзләренең стендларына җәлеп итәргә һәм казанлыларның музыкасын басарга тырыштылар.
Кандидат-шәһәр Гваньчжу (Көньяк Корея) стендында Универсиада-2013 кә төзелеп бетәргә тиеш булган потенциаль спорт объектлары макеты тәкъдим ителде.

Испанияле кандидат-шәһәр Виго үзенең тәкъдир итү стендын күпсанлы спорт кроссовкилары һәм “Vigo in green is civil support” девизы белән бизәгән иде.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Көньяк Кореядан булган FISU ассистенты Ли Ки-Йонг әфәнде Казанның ачык төстәге тәкъдир итү стенды һәм үзенчәлекле көенең “яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин” булуы турында хәбәр итте. Ул аеруча Казанда Универсиада-2013 не үткәрүгә ярдәм итү уңаеннан “Казан-Брюссель” гадәттән тыш марафонын уздыру идеясен бәяләде. “Бу бик яхшы идея, - диде ул, һәм шуның белән бергә ахыргы тавыш бирү алдыннан иртәгә FISU башкарма комитеты әгъзалары каршында булачак тәкъдир итүдә кореялыларның да үз шәһәрләрен лаеклы тәкъдим итәрлек кайбер идеяләре барлыгын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте