Рөстәм Миңнеханов Казандагы ремонтланган балалар поликлиникасы һәм бала тудыру йортлары биналарын карады

03.02.2013


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы яңа 4 номерлы шәһәр балалар поликлиникасы һәм ремонтланган 1 номерлы бала тудыру йорты биналарында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов озатып йөрде.

4 номерлы шәһәр балалар поликлиникасы элеккеге Киров районы хакимияте бинасында урнашкан.Бу бинага реконструкция ясалган, заманча медицина җиһазлары куелган.
Бу поликлиника бөтен Киров районына, анда яшәгән 18200 балага хезмәт күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 1 номерлы бала тудыру йортын карады, бу бинага беренче тапкыр капиталь ремонт ясалган. Төзелеш эшләренә 141млн. сум, ә заманча җиһазландыруга тагын 122млн.сум сарыф ителгән.
Бу бала тудыру йортында 36 табиб эшли, пациентлар өчен 100 урын җиһазландырылган.Президентка заманча операция бүлмәләре, яңа туган балалар өчен интенсив терапия палатасы күрсәтелде.




ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов