Татарстан Президенты Калининград өлкәсе губернаторы белән очрашты
02.02.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Мэры Илсур Метшин, Калининград өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Рольбанов, Калининград башлыгы Александр Ярошук та катнаштылар.
Очрашу барышында ике як Татарстан һәм Калининград өлкәсенең киләчәктәге хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Кунаклар, шулай ук Казанның футбол стадионы кебек масштаблы спорт объектларын төзү тәҗрибәсе белән кызыксынуларын белдерделәр. Николай Цуканов фикеренчә, бу тәҗрибә Калининград өлкәсе өчен 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында кызыклы.
Казанга сәфәре барышында, Николай Цуканов төзелүче стадионда һәм су спорт төрләре сараенда, Казан IT – паркында, Универсиада авылында булып кайтты. Казан Кремлендә кунаклар өчен Кол-Шәриф мәчетенә һәм Благовещение соборына экскурсия оештырылган иде.
ТР Президентының матбугат хезмәте. Михаил Миронов.