Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия башкаласына килде

29.05.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия башкаласы Брюссельгә килде. Ул 2013 елдагы Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрүгә хокукы булган кандидат-шәһәр буларак Казанны тәкъдир итү өчен шәһәргә килгән Россия делегациясенең башка әгъзаларына кушылды.

Кич белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Универсиада-2013 кә ярдәм итү өчен оештырылган “Казан – Брюссель” гадәттән тыш марафонында катнашучыларны каршы алачак. Ул 9 нчы майда Казаннан старт алып, бүген Мәскәү вакыты белән 20 сәгатьтә FISU (Federation International Sport University – Халыкара студентлар спорты федерациясе) штаб-фатиры янында финиш ясый.

Иртәгә, 30 нчы майда, Татарстан Премьер-министры “Ла Плаза” отеле территориясендә импровизацияле күргәзмә ачылуда катнашачак. Анда Универсиада-2013 не кабул итү хокукын дәгъвалаган өч кандидат-шәһәрнең үз мөмкинлекләре тәкъдир ителгән стендлары тәкъдим ителәчәк.
Шуны искәртик: Универсиада-2013 не кабул итү хокукын яулап алу өчен, Казаннан (Россия) тыш, Виго (Испания) һәм Гваньчжу (Көньяк Корея) да көрәшә.
Казанны тәкъдир итү делегациясе составында олимпия чемпионнары Ирина Роднина, Елена Киселева, Николай Гуляев, Илгар Мәмүдов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин бар.
Брюссельдә Россияне барысы 100 дән артык кеше – рәсми затлар, спортчылар, студентлар – “Универсиаданың йөзе” конкурсында җиңеп чыгучылар, шулай ук “Казан – Брюссель” гадәттән тыш марафонында катнашучылар тәкъдир итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте