ТР Президенты Казахстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде
30.01.2013Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевка Алма-Атада пассажир самолеты һәлакәте белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Самолет һәлакәтендә 16 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы һәлак булды.
“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Алма-Атада пассажир самолеты һәлакәтендә кешеләр һәлак булу белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Казакъстан халкы белән бергә кайгы кичерәбез, бу коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз”, - диелгән Казакъстан Республикасы Президентына адресланган телеграммада