Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде

30.01.2013

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Утырышта 2012 елда “Татнефть”нең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның февраленә бюджет расланды.

Утырышта катнашучылар 2012 ел нәтиҗәләре буенча акционерлар җәмгыятенең еллык җыелышына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Директорлар советы утырышында “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте