Рөстәм Миңнехановка Татарстан транспорт прокуратурасының яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

02.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан транспорт прокуратурасының яңа башлыгын Василий Добротин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

Ведомствоның яңа башлыгын Идел буе транспорт прокуроры вазыйфаларын үтәүче Андрей Неговора тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Василий Добротин прокуратура органнарында 2000 нче еллар башыннан бирле эшли. Соңгы 10 елда ул Владимир транспорт  прокуратурасын җитәкләгән.

Рөстәм Миңнеханов Василий Добротинны яңа вазыйфасына билгеләнү белән котлады һәм эшендә уңышлыр теләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев