«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

29.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Директорлар советы әгъзалары Татарстан Республикасында «Фән» илкүләм проекты нигезендә бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге булдыруның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән аның гомуми концепциясен һәм эшчәнлек юнәлешен карадылар.

2020 елның мартыннан алып, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы исеменнән гариза әзерләү эше белән шөгыльләнделәр. ФМҮнең төп эшчәнлек юнәлешләре һәм тематикасы билгеләнде.  

Сайланган өстенлекләр кысаларында ФМҮдә катнашучылар ФМҮнең проектлары һәм инициативалары турында фикер алышканнар.

ФМҮ эшчәнлегенең программасын эшләүгә РФАнең ФМҮ КазФҮнең фәнни-мәгариф оешмалары, Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ, Әлмәт дәүләт нефть институты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Иннополис Университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе һәм башка индустриаль партнёрлар – «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ һәм башкалар җәлеп ителгән.