Р.Миңнеханов: “2008 елдагы капиталь ремонт алга таба безнең кем белән эшләячәгебезне билгеләр”
28.05.2008
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча
видеоконференция режимында чираттагы эшлекле киңәшмәне уздырды.
Киңәшмәне ачып, Хөкүмәт башлыгы бүгенге көнгә республика бюджеты һәм фондыннан муниципаль берәмлекләр счетына барлык акчаның 30 проценты күләмендә аванс күчерелүе турында хәбәр итте. Шул ук вакытта муниципалитетлар һәм торакларның хосусый милекчеләре ягыннан да тоткарлыклар бар.
27 нче майга подрядчыларга 623 миллион сум акча күчерелгән. Подрядчы оешмаларны сайлау буенча 1181 йортка аукционнар үткәрелде. “Ләкин бу - нибары 58 процент кына дигән сүз. - Ә бит хәзер 2009 елга бөтен документларны әзерләргә кирәк”.
“Безнең федераль фонд каршындагы иң зур төгәлсезлекләребез документлар аркасында булачак. Аңлашыла да: бу ел үзенчәлекле булды, ләкин алга таба моны бетерергә кирәк. Әгәр документлар әзер түгел икән, объектны сызып ташлап, акчаларны башка территорияләргә бирү яхшырак булыр, - дип белдерде Премьер-министр. Тиешле экспертиза һәм башка документлардан башка ничек эшләп була? Бу – без үтәргә тиешле нормаль финанс нормалары.
Хәзерге вакытта Рөстәм Миңнеханов 780 торак йортта эшләрнең башланганын хәбәр итте һәм акчаларның тотылышы турында даими хисап биреп барырга кирәклекне искәртте. “Безнең федераль фонд каршында акчаларны тоту, исәп-хисап биреп бару буенча йөкләмәләребез бар, - дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт башлыгы муниципаль берәмлекләр башлыкларына.- Шуңа күрә дә, зинһар өчен, отчетларны үз вакытында тапшырыгыз. 2009 елга акчалар бүлеп бирү безнең быелгы финанслауның үтә күренмәлелеген тәэмин итүгә бәйле”.
Премьер-министр капиталь ремонт программасында баштан каралмаган кайбер йортларда да ремонт үткәрергә кирәклекне билгеләп үтте. “Без кайсы йортларга ремонт ясарга кирәклеген беләбез, ләкин алдан каралмаган өстәмә эшләр дә бар, аларны да башкарырга кирәк, - диде Хөкүмәт башлыгы. – Муниципалитетларга яңа акчалар табарга яки шунда яшәүчеләр белән килешүгә барырга кирәк. Әгәр әлеге эшләрне хәзер, капиталь ремонт вакытында эшләмәсәк, тагын 20 елда да эшли алмаячакбыз”.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын хәзерге вакытта тиешле булган бөтен акчаларның да подрядчыларга күчерелмәвенә җәлеп итте. “Подрядчылар счетына барлыгы 623 миллион акча килгән, әмма 30 процентлы аванстан чыгып караганда, миллиардтан да артыграк булырга тиеш. Өстәвенә, Татарстан һәм фонд та үзләренең акчаларын күчерделәр”, - дип билгеләп үтте министр.
Хәзерге вакытта проект-смета документлары буенча 83 процент йортка уңай нәтиҗәләр алынды. Кайбер районнар Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгына, 2009 ел программасына кертү өчен, 2017 йортка якынча тораклар исемлеген тәкъдим иттеләр инде.
Марат Хөснуллин планлаштырылган эшләргә мөмкин булган төзәтмәләр кертергә кирәклеккә игътибарны юнәлтте. “2008 елга каралган планны үтәү барышында акчалата чагылыш күләменә төзәтмәләр кертергә туры килде. Моннан тыш та кайдадыр төзәтмәләр кертү кирәклеге килеп чыкты. Проект-смета документлары ашыгыч кына төзелгән һәм смета төзү һәм эшләр исемлегендә хаталар җибәрелгән, - дип хәбәр итте министр. – Шуның өчен без йорт хуҗалары җыелышын үткәрергә һәм устав белән билгеләнгән финанслау кысаларында эшләр исемлегенә төзәтмәләр кертүне расларга тәкъдим итәбез”.
“Программага кермәгән, ләкин үтәргә кирәк булган эш төрләре дә бар, - диде Марат Хөснуллин. – Йортта яшәүчеләр аларны үз акчаларына үтәргә әзер, ләкин андый эшләргә куелган бәя программадагысы белән чагыштырганда артык булырга тиеш түгел”.
Министр торак-коммуналь хуҗалык өчен энергия ресурсларына бәяләр күтәрелү турындагы фаразлауларга бәйле рәвештә, исәпләү приборлары кую кирәклеген ассызыклады. 185 нче федераль закон әлеге чыгымнарны Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды акчалары исәбеннән капиталь ремонт программасына кертергә мөмкинлек бирә. Шулай да 2008 елга каралган программада берничә йорт өчен генә исәпләү приборлары куйдыру сметага кертелгән була. “2009 елга каралган программада исәпләү приборларын башта ук гомуми йорт күләмендә куйдыруны истә тотарга кирәк, - дип белдерде Марат Хөснуллин. – Программага эләкмәгән кешеләр исә приборларны лизинг схемасы буенча булдыра алалар”.
Марат Хөснуллин Татарстанның эре шәһәрләрендә: Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә хосусый йортның хуҗалары ширкәте (ТСЖ) һәм шәхси идарә итү компанияләре төзү буенча актив эш баруын хәбәр итте.
Бүгенге көнгә муниципаль берәмлекләр тарафыннан капиталь ремонт барышын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган барлык эш графикларының 23 проценты гына тапшырылган.
Кызганычка каршы, урыннарга барып карау сыйфат белән бәйле җитди тәртип бозулар булуын күрсәтә, - дип белдерде Марат Хөснуллин. - Әле кичә генә Балык Бистәсендә эшләрне туктатырга туры килде. Кулланыла торган материаллар белән бәйле булган, барысы да үтәлеп җитми торган таләпләр дә бар.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, үтәлә торган эш сыйфаты буенча күзәтүне йорт хуҗаларының да, торак инспекциясе вәкилләренең дә тормышка ашыруларын билгеләп үтте. “Нәкъ менә торак инспекциясе сыйфат өчен, шул исәптән финанс өчен дә җаваплылыкта тора, - диде Премьер-министр.
”Быелгы ел безнең алга таба кем белән эшләячәгебезне дә билгеләячәк, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. – Безнең таләпләргә туры килмәгән кешеләр һәм структураларның реестрын булдырачакбыз”.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы