Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә катнашты.
Чара «Мәскәү» мәдәният-күңел ачу үзәгендә (Казан) уза.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, конференциядә катнашу өчен партиянең 45 җирле бүлегеннән 121 делегат, төбәк Сәяси Советыннан 45 әгъза, барлыгы 186 делегат тәкъдим ителгән. Теркәү нәтиҗәләре буенча 161 делегат катнаша, шул рәвешле кворум бар.
Конференцияне ачу тантанасы узды, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, эшче органнар төзелде, көн тәртибе, эш регламенты расланды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына яшерен тавыш бирү юлы белән кандидатны тәкъдим итү турында Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конференция делегатлары алдында чыгыш ясады.
Ул искәрткәнчә, быел ТАССР төзелүгә 100 ел тулу билгеләп үтелә, һәм бу - республика өчен мөһим дата, аның үсеш тарихы якты вакыйгаларга бай.
«Татарстан илнең иң алга киткән төбәкләренең берсенә әйләнде, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Нәкъ биш ел элек мин партия эчендәге башлангыч тавыш бирүдә чыгыш ясадым, ул вакытта партиянең сайлауларга барган программасы «Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе» дип атала иде. Бу еллар эчендә хакимият органнары партия активы белән бергә күп эш башкарды. Программаның төп нигезләмәләре үтәлде".
Татарстан Президенты искәрткәнчә, хәзер - яңа программалар, алар заманча үсеш күзаллауларын чагылдыра.
"Барлык уңышларыбызның нигезендә тырыш хезмәт ята. Соңгы 10 елда Татарстан тулаем төбәк продукты 28,7% ка, сәнәгать җитештерү күләме – 38,2% ка артты, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан күп күрсәткечләр буенча лидер булды, әмма икътисадый казанышлар - бу үзмаксат түгел. Бу безнең төп бурычны хәл итү җиһазы гына – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Һәм безгә татарстанлыларга әйтерлек нәрсәләр бар".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, фәнни-белем бирү һәм ИТ-мохит, инновацион инфраструктура, перспективалы проектларныгамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр арта бара. Пандемия шартларында сәламәтлек саклау системасы югары нәтиҗәлелекне күрсәтте. Өлкән яшьтәге һәм мохтаҗ гражданнарның сәламәтлеге һәм социаль ярдәме турында кайгырту җәмгыятьнең җитлеккәнлеге күрсәткече булды. "Ярдәм янәшә хәрәкәте аерым роль уйнады".
Узган ун елда 239 балалар бакчасы, 62 мәктәп төзелде, 1313 мәгариф учреждениесе ремонтланды, 565 беренчел медицина ярдәме объекты төзелде һәм 1664 ремонтланда һәм җиһазландырылгды. 207 поликлиника ремонтланды, 1 меңнән артык спорт объекты төзелде.
Башкарылган эшнең төп нәтиҗәсе - кеше гомере озынлыгы арту: 10 ел эчендә ул 4,2 елга артты һәм 75 яшьтән артып китте.
«Татарстан Президентын сайлаулар якынлаша, һәм мин «Бердәм Россия» партиясенә, минем кандидатурамны хуплаган иҗтимагый оешмаларга һәм коллективларга рәхмәтлемен, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Туган Татарстанымны үстерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр курсны дәвам итү – бу вазифамдагы эшчәнлегемне бәяләү һәм ышаныч буларак бәялим. Сайлауларда катнашырга хәл итүем безнең уртак эшебез нәтиҗәләренә һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәменә нигезләнгән. Минем программа нигезендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе ята».
Бу, барыннан да элек, кешеләр турында кайгырту һәм кеше капиталын үстерү, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру, икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү.
Татарстанның һәр кешесе үзен якланган итеп, иртәгесе көнгә ышаныч белән тоярга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, өлкән буын вәкилләре аерым кайгыртучанлыкка мохтаҗ. Бу кешеләр зур тормыш тәҗрибәсенә ия һәм республика казанышларына зур өлеш керттеләр. Аларны эш белән тәэмин итүнең төрле формаларын, коммуникацияләрен хупларга, аларның тәҗрибәсен һәм потенциалын кулланырга, 2022 елга мохтаҗ булган барлык гражданнарны даими карау системасы белән тәэмин итәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада 5 ел эчендә республида 104 стационар медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Бу программа башланган инде, һәм 28 объект – агымдагы 2020 ел планында. Балалар онкологиясен дәвалау өчен яңа үзәкләр, йогышлы авырулар хастаханәсе бинасы (якын арада гамәлгә кертеләчәк), шулай ук 52 ФАП төзү планлаштырыла. Гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Һәр ата-ана өчен баланың белеме һәм аның киләчәге - төп кыйммәтләр. Безнең бурыч - барлык дәрәҗәләрдә һәркем сыйфатлы белем алу өчен кирәкле шартлар белән тәэмин итү», - диде ул.
Якындагы ике елда 49 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, быел 11 мең бала өчен 13 мәктәп төзелә, шулай ук 172 мәгариф оешмасында капиталь ремонт бара. Ресурс үзәкләре һәм полилингваль комплекслар алга таба үсеш алачак.
Агымдагы елда республикада 3 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылачак.
Җәмәгать пространстволарын булдыру һәм төзекләндерү программасы татарстанлылар өчен кирәкле булды. Моннан тыш, төбәктә агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга керештеләр. 5 ел эчендә төзекләндерү таләп итүче барлык күпфатирлы йортларның 6775 ишегалды ремонтланачак.
Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагында өстенлекле бурычларны билгеләде: Казан метрополитенын төзүне дәвам итү, авыл торак пунктларын каты өслекле автомобиль юллары белән тоташтыру, фермер хуҗалыкларына, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын урнаштыру, Казанда боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыру, Зур Казан боҗрасы - бу проект инде гамәлгә ашырыла.
«Имин шәһәр» программасы кысаларында 2 ел дәвамында урамнарда, ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә видеокүзәтү оештыру тәмамланачак. Заманча шартлар бездән чүпне аерым җыюны һәм эшкәртүне таләп итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, «Чиста Татарстан» программасы кысаларында бу системаларның барысы да якын арада гамәлгә кертеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, кеше капиталын үстерү - хәзерге җәмгыять драйверы, һәм яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру мөһим.
Ул «Мөмкинлекләр территориясе» проектын гамәлгә ашыру турында белдерде. Яшьләр һәрвакыт прогресс башында тора, диде Рөстәм Миңнеханов, шуңа күрә яшьләр сәясәте, эшкә урнаштыру, кадрлар әзерләү, социаль лифтлар булдыру – болар барысы да яшьләргә күнекмәләр, белем һәм сәләтләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итә ала.
Конференция барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим итү турында яшерен тавыш бирү узды.
Бюллетеньнәрне санаганнан соң тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителде: 187 бюллетень әзерләнде, 156 бюллетень тапшырылды, тавыш бирү өчен тартмаларда 153 ачыкланды, аларның 3се гамәлдә түгел дип танылды, 150се гамәлдә дип танылды.
Нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, күпчелек тавыш белән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны кандидат итеп тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә узачак (бердәм тавыш бирү көне).