Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты

25.06.2020

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.  

Очрашуда төбәкне киләчәктә социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән төзелеш тармагы һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча да.

Марат Хөснуллин Казан Кремленең Мактаулы кунаклары кенәгәсендә язма калдырды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьерына Татарстан инициативаларын һәм тәкъдимнәрен хуплаган өчен рәхмәт әйтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.