2007 елга декларация кампанияләре нәтиҗәләре буенча Татарстанда 9,2 мең миллионер теркәлгән

27.05.2008

Закон тарафыннан билгеләнгән срокта Татарстан Республикасындагы 227 мең граждан 2007 елга доходлары турында декларацияләр тапшырдылар. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән гадәти брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Бу 2006 ел белән чагыштырганда ике ярым тапкырга артыграк (шуны искәртик: 2006 ел өчен салым декларацияләрен 90 мең Татарстанлы тапшырган иде). 2007 ел өчен гражданнарның күчемсез милектән кергән декларацияләре утыз мәртәбәдән дә артып киткән (2006 ел белән чагыштырганда), автотранспорт чараларын файдаланудан кергән табышлар буенча – 52 мәртәбә.

Моннан тыш, Мидхәт Шаһиәхмәтов салым органнарының таләп итү хокукын киметү, оешмаларның уставтагы капитал өлешен куллану, пай җирләрен арендага бирү, кара һәм төсле металл ватыкларын сату кебек чыганаклардан алынган керемнәргә ныклы игътибар бирүләре турында хәбәр итте. Әлеге статьялар буенча гражданнардан 32 мең декларация кабул ителгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләре буенча, декларацияләр санының артуында Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсенең башка структуралар (Роснедвижимость, Росрегистрация) белән үзара тыгыз бәйләнештә торуы да зур роль уйнады.

2007 ел нәтиҗәләре буенча югары керемле гражданнар санына килгәндә, республикада 1 млн. нан артык табышы булган 9170 кеше бар (2006 елда – 5988 иде).

Моннан тыш, декларация кампанияләре барышында Татарстанда 6 миллиардер теркәлгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләре буенча, аларның барысы да кыйммәтле кәгазьләр базарында эшлиләр. Мидхәт Шаһиәхмәтов шуны искәртте: декларацияләр тапшырмаган гражданнарга штраф салына. 6 ай дәвамында һәрбер үткән ай өчен салым суммасыннан 5 % һәм аннан соңгы айлар өчен 10 % күләмендә тотып калына.

“Салым тарихы, кредит белән чагыштырганда да, әһәмиятлерәк була бара, диде Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе. – Салым органнарында элеккечә үк килүчеләрне көтеп калалар һәм декларация тутыруда ярдәм итәргә әзер торалар”
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте