Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Владимир Путин ассызыклаганча, халыкка һәм бизнеска ярдәм чараларын гамәлгә ашырганда кара-каршы элемтә мөһим. «Иң әһәмиятлесе – нәтиҗә, конкрет гражданнар, гаиләләр, предприятиеләр өчен ярдәм никадәр сизелерлек һәм үз вакытында булса, алар үзләре дә бу чараларның нәтиҗәлелеген бәяли алалар – үз мисалларында, танышлары, якыннары, хезмәттәшләре мисалларында», - диде ул.
Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, эпидемиягә каршы көрәшнең беренче адымнары буларак чаралар күргәндә шунысы аңлашылды: бу мәҗбүри чикләүләр эшлекле активлыкта, икътисадта, бизнеста чагылачак, димәк, кешеләрнең керемнәрендә дә, уңайлы тормышларында да.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, барлык пакетлар нигезле һәм бер-бер артлы кабул ителде, икътисадтагы, хезмәт базарындагы хәлләрне исәпкә алып. Ярдәм күрсәтү күләмнәре һәм вакыты – болар бар да мөмкин кадәр нәтиҗәле булсын дип исәпләнде.
Россия Президенты кирәкле чаралар арасында халыкны эш белән тәэмин итүгә бушлай субсидияләрне атады (майда һәм июньдә), алар зыян күргән тармаклар предприятиеләренә юнәлдерелде. Мондый предприятиеләр өчен шулай ук ташламалы кредитлау программасы эшли башлады. Моннан тыш, ташламалы кредитлар система барлыкка китерүче компанияләргә дә җибәрелде.
Киңәшмәдә социаль түләүләр алган гражданнар һәм төрле эшкуарлар да катнашты. Алар нинди ярдәм чараларыннан файдаланулары турында сөйләделәр. Казаннан кондитер Лиана Пахарева, үзмәшгүль эшкуар буларак, үзенең былтыргы салым түләүләрен кире кайтарган, шулай ук быелгы салымнарын түләү өчен салым капиталы алган.
Искәртәбез, моңарчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Covid-19 китереп чыгарган кризис чорында индивидуаль эшкуарларга һәм үзмәшгүль эшкуарларга ярдәм күрсәтүне сорап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән иде.