Бүген «Казан» гаилә үзәге каршында Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМның шәхси составына янгыннан саклану һәм махсус автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Яңа техника ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара МЧС Россия ГХМның 30 еллыгы, Татарстан Республикасы ГХМның 25 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылды.
Барлыгы 33 берәмлек махсус техника тапшырылды. Киләсе елга 10 елдан артык эксплуатациядә булган барлык янгын техникасына ремонт ясау карала.
Видеоконференция режимында тантанада катнашучыларны Россия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев сәламләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада ГХМның матди-техник базасын камилләштерү буенча системалы эш алып барыла. Быел Апас районында янгын депосы төзү тәмамланып килә. Башка янгыннан саклану частьләренә дә капиталь ремонт ясала. Бу максатларга республика бюджетыннан 2020 елда 221 млн. сум бүлеп бирелгән, 2019 елда – 81 млн. сум һәм 2018 – 208 млн. сум.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда янгыннар саны 18%ка кимегән, янгыннарда һәлак булганнар – 23%ка,су объектларында һәлак булганнар – 2 мәртәбә. «Соңгы 10 елда Татарстан Республикасында табигать янгыннары булмады. Бу – шулай ук системалы эш нәтиҗәсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның кысаларында республиканың 68 мең йорт хуҗалыгы янгын турында автоном хәбәр иткечләр белән тәэмин ителгән.
Евгений Зиничев республика җитәкчелегенә Россия ГХМ структураларына ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.