2008 елның I кварталына “Татнефть” ААҖ нең эш нәтиҗәләре билгеләнде
26.05.2008
26 нчы майда Казанда “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында 2008 елның I кварталына “Татнефть” ААҖ нең эш нәтиҗәләре, Татарстан чигеннән тыш Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә проектларның тормышка ашырылуының барышы, 2007 ел нәтиҗәләре буенча акционерларның гомуми җыелышына хәзерләнү турында фикер алышулар булды.
Директорлар советы 2008 елның дүрт ае өчен “Татнефть” ААҖ бюджетын үтәүнең нәтиҗәләрен тикшерде һәм алдагы елның июнь аена бюджетын раслады.
2008 елның беренче кварталына “Татнефть” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре билгеләнде.
Отчет бирү вакытына Компания тарафыннан 6,5 млн. тонна нефть чыгарылган, бу – узган елгы дәрәҗәдән 1,3 % ка югарырак дигән сүз. Чыгарылган нефть күләменең 45 % ы пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча методларын куллану хисабына чыгарылган. Продукция сатудан кергән акча 93 млрд. сум тәшкил иткән. 12,4 млрд. сум баланс табышы алынган. “Авыр нефть һәм битум ятмаларын үзләштерү программасы”н тормышка ашыру кысаларында отчет бирү вакытында Ашалчы ятмаларында 3,5 мең тонна үтә үзле нефть чыгарылган, ә тәҗрибә эшләре алып бара башлаудан алып - 10,5 мең тонна нефть туры килә.
Татарстан чигеннән тыш Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә “Татнефть” ААҖ проектларының тормышка ашырылу барышы каралды. Нефть чыгару һәм геологик разведканы “Татнефть” Татарстан чигеннән тыш Россия Федерациясенең 5 субъектында алып бара. Әлеге территорияләрдә суырып чыгарыла торган С1 категорияле нефть һәм конденсат запаслары 67 мең тонна бәяләнә. 2007 елда анда 196 мең тонна нефть чыгарылды, ә агымдагы елда табыш күләмен 320 мең тоннага җиткерү планлаштырыла. Чит илдә “Татнефть” 5 контракт территориясендә Ливиядә (4 участок) һәм Сириядә (1 участок) геологик разведка эшләре алып бара.
2007 елга “Энерджи Консалтинг/Аудит” ЯАҖ аудитор компаниясе һәм “Татнефть” ААҖ ревизион комиссиясе акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча отчет тыңланды. Акционерларның еллык җыелышын раслауга тәкъдим ителгән документлар, шул исәптән бухгалтерлык исәп-хисап документлары яхшы дип табылды. Җыелышта отчет доклады белән чыгыш ясау “Татнефть” ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка тапшырылган иде.
2007 ел өчен эш нәтиҗәләре буенча “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми еллык отчетын уздыру регламенты проекты шулай ук хупланды.
Директорлар советы “Татнефть” компаниясе төркемнәренең бердәм Интернет-порталын оештыруның төп принципларын һәм төзелешен раслады.
Утырышта шулай ук Компаниянең кайбер финанс-хуҗалык мәсьәләләре турында да фикер алышу булды.