Марат Җәббаров: Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыю өчен 3400 комбайн бар

13.06.2020

Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яңгырлы һава торышына бәйле рәвештә, терлек азыгы әзерләү акрын темпта бара.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Марат Җәббаров билгеләгәнчә быел 1,5 млн гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу күздә тотыла, моның өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер комбайнга якынча 520 га мәйдан туры килә. Кайбер хуҗалыкларда бу 1 мең гектардан артып китә. Бүгенге көндә урып-җыю техникасының әзерлеге 63% тәшкил итә. 

Комбайннарның яртысын диярлек төзәтәсе бар, моңа 2,1 млрд сум акча кирәк, 1 млрд сумлык запас частьләр алынган.

Күп очракта урып-җыю эшләре гадәти дымлылык көтү аркасында тоткарлана. Республика хуҗалыкларында якынча 400ләп ашлык киптерү җайланмасы бар. Аларның тәүлеклек потенциалы 50 мең тонна. Шулай ук республикадагы 35 элеваторда һәм икмәк кабул итү оешмаларында бер тәүлеккә 20 мең тонна ашлык киптерү егәрлеге булган җиһазлар бар.

Киптерү җиһазлары булмаган хуҗалыкларга шуларның хезмәтләре белән файдаланырга кирәк, диде министр. 

“15 июльгә кадәр без комиссия белән барлык урып-җыю комплексының әзерлеген кабул итәчәкбез. Һәрбер комбайн хезмәт саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүгә тикшереләчәк. Бер ук вакытта киләчәк уңышка нигез салу өчен төп технологик процесс буларак туңга сөрү өчен агрегеатларның әзерлеге тикшереләчәк”, - диде авыл хуҗалыгы министры.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.