Татарстандагы торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт милек реестрына кертү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) Татарстандагы 3118 торак пунктның 669ы (21%) турында мәгълүмат бар.
Муниципаль берәмлекләр составына кергән 913 торак пунктның 169ының чикләре кадастр исәбенә куелган. 342 торак пунктның генераль планы төрле башкаручыларда, аларның үтәлеше 1100дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.
Шул рәвешле, 2020 ел ахырына кадәр 402 муниципаль берәмлекнең генераль планы эшләнергә һәм 1200дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куелырга тиеш.
Фәнил Әһлиуллин шулай ук Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрнең барышы турында да сөйләде.
Бүгенге көндә Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртия Республикалары, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән уртак эш дәвам итә, уртак чикләр проекты әзер. Киров өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы белән эш контактлары җайга салынган, май аенда видеоэлемтә режимында киңәшмә узган.
Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының мөрәҗәгатен оператив караганы һәм күрше РФ субъектларының хөкүмәт башлыкларына бу эшләрне активлаштыру кирәклеге турында хатлар җибәргәне өчен Алексей Песошинга рәхмәт белдерде.