Бүген Татарстан Республикасы белән Алтай Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Рөстәм Миңнехановның Алтай Республикасына эш сәфәре кысаларында һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашуы барышында кул куйдылар.
Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы башлыгына кунакчыллыклары һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.
«Мин Алтайда берничә мәәртәбә булдым, һәм Сезнең уникаль төбәгегез һәм кунакчыллыгыгыз турында миндә искиткеч хатирәләр калды, - диде ул. – Татарстан Республикасы белән Алтай Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү - республикаларыбыз арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа этап. Ышанам, эпидемиологик хәлләр якын киләчәктә яхшырыр, һәм без гадәти эш режимына әйләнеп кайтырбыз һәм хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәрбез».
Рөстәм Миңнеханов шулай әлеге килешүне гамәлгә ашыру өчен «юл картасы» әзерләргә тәкъдим итте.
«Татарстан Сезнең республикага 450 млн сум чамасы продукция китерә. Номенклатурабыз тар әлегә, сәүдә багланышларын киңәйтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең питомник булдыру бурычыбыз бар. 2018 елда без кар барсын саклап калу һәм популяциясен торгызу турында килешү имзалаган идек. Федераль ведомстволар да хуплый. Кар барсы билгеле бер шартларда гына яши ала. Һәм сезнең милли паркта бу эшне бергәләп оештырырга мөмкин булыр иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең төбәкләр икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлектә, - диде Рөстәм Миңнеханов Олег Хорохордин белән очрашуда. – Алтайның төрки цивилизациясен формалаштырудагы аерым ролен дщ онытырга ярамый, Зур Алтай – күп кенә мәдәниятләр башлангычы».
Татарстан Республикасы Президенты Алтай Республикасы башлыгын сәнәгать һәм инвестицион потенциал белән танышу өчен Казанга һәм республикага чакырды.