Татарстанлы узышчылар Россия чемпионатының “өйдәге” этабында бүләксез калмадылар

25.05.2008

Бүген Казан янындагы “Биектау” автодромында ралли-кросс буенча Россия чемпионатының икенче этабы төгәлләнде. Ярышларда илнең 40 тан артык алдынгы узышчысы катнашты.

Ике ярыш көнендә дәвам иткән явым-төшемле һава шартларына да карамастан, узышуларны оештыру, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә булды. Моны Халыкара автоспорт федерациясе рәисе Клаус Штих та дәлилләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан автокросс үсеше өлкәсендә күптәннән инде үзен иң яхшы төбәкләрнең берсе итеп күрсәткән, ә яңартылган “Биектау” автодромын сафка бастыру белән, иң абруйлы булган кросс дисциплинасында – ралли-кросста лидерга әйләнгән.

Бу ял көннәрендә автодром трассасына өч класстагы машиналар чыкты. Д2-Юниор дивизионында махсус әзерләнгән “Ока” автомобильләрендә нибары 5 пилот кына катнашты. Әлеге дисциплинадагы ярышларның ике көнлек нәтиҗәләре буенча, иң яхшылары Тольятти узышчылары булды. Беренче урынны Павел Третьяков алды, ә аның якташы Михаил Малеев өченче булды. Ике Тольяттиныкы арасына Казан узышчысы Севостьян Леухин “кереп кысыла” алды.

Иң күп сандагы класс булып, Д1А дивизионы булды: Анда ваз “сигезле”ләренең руле артында 24 узышчы катнашты. Һәм әлеге класста “хуҗалар” “алтын”сыз калдылар: беренче урын Пензадан Сергей Марочкинга эләкте. Казанлылар арасында иң яхшыларның берсе үзен “Сувар” СК дан дип күрсәткән Илдар Рәхмәтуллин икенче булды, “бронза”ны “Чыңгызхан” СТК пилоты Ирек Миннәхмәтов яулады.

Татарстан пилотлары иң абруйлы Д1 дивизионында реванш алдылар. чит илдә җитештерелгән 500 көчле “монстр”ны трассага чыгарган пилотлар арасында иң көчлесе булып, Россиянең иң яхшы узышчыларыннан берсе булган атказанган спорт мастеры Рөстәм Миңнеханов (“Тимерхан” СК) чыкты. Д1А дивизионы җиңүчесе Сергей Марочкин “король” классында икенче генә булды,ә өченче урын Новосибирск спортсмены Игорь Плотниковка эләкте.

Ралли-кросс буенча Россиянең алдагы 3 нче чемпионаты бер атнадан соң Тольяттида үтәчәк. 30-31 нче августта “Биектау” автодромында чемпионатның 5 нче этабына Россиянең алдынгы кроссчылары кабаттан җыелачак.
Татар-информ