ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Алдагы атна - күп еллык үләннәрне җыю чоры

06.06.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекләргә сыйфатлы азык әзерләү барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, алдагы атна - күп еллык үләннәрне җыю чоры. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларының ихтыяҗлары - шартлы терлек башына 30 центнер азык. 

"Беренче чабудан ук без бер шартлы терлек башына 6 центнердан да артык азык әзерләргә планлаштырабыз. Бүген республикада 300 мең тонна печән, 30 мең тонна сенаж бар. Бу терлек башына 0,45 центнер азык берәмлеге. - диде Марат Җәббаров. - Планлаштырылган 500 мең гектар күп еллык үләннәрдән 30 мең гектары чабылган, бу бары 6 % кына". 

Министр сүзләренчә, Апас, Арча, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары һаман эшкә тотынмаган. Ә бит 15 июнь көненә эшне тәмамларга кирәк. Бер атнадан азык сыйфаты кими. 

Зәй, Нурлат, Зеленодольск, Әтнә, Әлки, Ютазы, Саба, Алексеевск, Актаныш, Кукмара, Сарман, Әлмәт районнарында азык әзерләү эше актив бара. Бу районнар инде 3тән алып 17 мең тоннага кадәр сенаж әзерләгән. Шулай ук Бөгелмә, Тәтеш, Аксубай, азнакай, Биектау, Лениногорск, Тукай районнарында да эш яхшы бара. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык базасын комплекслы бәяләү максатыннан азык сыйфаты паспортын ясаганнар. Алга таба терлек рационын баланслы итү шул паспорт нигезендә алып барылачак. 

Марат Җәббаров шулай ук авыл хуҗалыгы культураларына  пестицидлар һәм агрохимикатларк керткәндә бал кортлары иминлеген исәпкә алырга өндәде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина