Татарстан Республикасында 1 млн. 66,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу планның 35,8 %ы

06.06.2020

Татарстан Республикасында  апрельән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар-экологик ике айлык тәмамланды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, муниципаль берәмлекләрдә башкарма комитетлар шул уңайдан  төзелеш мәйданчыкларын тәртипкә китерде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан 468 тикшерү үткәрде. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын тозу өчен 2 млн. 560 мең сумлык 65 карар чыгарылган. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 5 июнь көненә 1 млн. 66,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу планның 35,8 %. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 56,8 мең кв. метр булган 993 фатирлык 14 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 20,8 %ы). 2 атна эчендә казанның "Салават күпере" микрорайонында мәйданы 30,3 мең кв. метр булган ике йорт сафка кертелгән ("Ак таш" подрядчы).

Калган 116 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 102,9 мең кв.метр мәйданда 76 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә - 111,4 мең кв.метрда 17 объект, 2,4 мең кв.метр мәйданда 23 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 374,5 мең кв. м мәйданда 57 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, планның 28,4 %ы. 65 йорт әзер диярлек (70%-100%), 48 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 7 йортта эшләр күп әле (0%-30%).

2020 елда шәхси торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 5 июньгә 635,1 мең кв. м мәйданда 4 мең 885 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 45,7%ы. 2 атна эчендә үсеш 30,6 мең кв.метр.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.

Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк.

Программада билгеләнгән бөтен 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар тапшырылган

Шулай ук 12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган. 5 июньгә 25 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән.

Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 9 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 2020 елда «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем учреждениесе җайлаштырылачак.    

Илкүләм проектларга киләгәндә, агымдагы елда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылы 6 илкүләм проектта катнаша: "Демография", "Торак һәм шәһәр мохте", "Экология", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" һәм "Мәдәният". Финанслау к\ләме 15 млрд сумнан артачак. 

"Демография" проекты буенча 5 млнд. 864,2 млн сумга 31 объектта эшләр планлаштырыла. 

Аерым алганда, Чаллыда проект кысаларында ябык йөзү бассейны төзелде. 

"Торак һәм шәһәр мохте" илкүләм проекты буенча 3 мәктәп территориясендә, 65 иҗтимагый киңлектә эш карала, 2 мең 620 кв. метр авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү карала. Финанслауның гомуми күләме - 4 млрд. 337, 7 млн. сум. 

"Экология"  илкүләм протекты буенча 14 объектта 2 млрд 346,4 млн сумга эш. 

"Мәгариф" илкүләм протекты буенча 8 объектта 1 млрд 192,5 млн сумга эш. 

"Сәламәтлек саклау" илкүләм протекты буенча 41 объектта 1 млрд 158 млн сумга эш.  

"Мәдәният" илкүләм протекты буенча 6 объектта 1 млрд 124,5 млн сумга эш. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина