Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 221 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

06.06.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне даһи рус әдибе Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышлап уздырыла торган Рус теле көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Рус теле –  Россия Федерациясенең дәүләт теле – күпмилләтле илебездәге уртак мәдәни киңлекне булдыруда гаять зур роль уйнады. Күп гасырлар дәвамында төрки, фин-угыр һәм Россиянең башка төп халыклары телләре белән багланышлары аның кабатланмас мәгънә төсмерләре белән тагын да баюына, мәдәни һәм милләтара аралашу теленә әверелүенә ярдәм итте.

Рус телен буй җитмәс биеклеккә күтәргән Пушкин аны «сүз-гыйбарәләре һәм сурәтләү чаралары ягыннан гаять куәтле һәм сыгылмалы», «чит телләр белән бергә яшәп, алардан күп нәрсә сеңдерергә сәләтле» дип бәяли. Заман сулышын тоеп үсә-камилләшә баручы, хаклы рәвештә дөнья телләре арасында лаеклы урын алып торучы  рус теле үзенең төрле халыкларны мәдәни-мәгърифәти берләштерү максатларына һәрчак тугры кала.  

Пушкин иҗаты милли әдәбиятларның күп кенә күренекле вәкилләренә бәрәкәтле йогынты ясады, Россия халыкларына рус теленең байлыгын һәм сәнгати куәтен ачып бирде. Татар халкының классик шагыйре Габдулла Тукай Александр Сергеевичны үз остазларының берсе дип таный һәм «Пушкинга» дип аталган әсәрендә аңа атап: «Күңелгә күләгә төшми, – шигырьләрең якты шундый, гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында», – дип яза.

Татарстанда рус телен укытуга һәрвакыттагыча зур игътибар бирелә. Телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне  саклап калу һәм үстерү эшенә республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе, күпсанлы энтузиастлар, укытучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре зур өлеш кертә.

Быел бәйрәм чаралары, эпидемия белән бәйле вазгыятьне исәпкә алып, онлайн форматта үтәчәк. Бу исә татарстанлыларның рухын төшермәс, шигъри сүзне яратуыбызны, гүзәллеккә, яңа белемнәргә, дустанә мөнәсәбәткә омтылышыбызны киметмәс дип ышанам. Бу нисбәттән  А.С. Пушкинның үз тормышыннан бер вакыйганы үрнәк итеп алырга мөмкин: карантин вакытында Болдино авылында яшәргә мәҗбүр булган чоры аның үлемсез иҗатында иң нәтиҗәлесе һәм уңышлысы була.

Сезгә чын йөрәктән бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек,  Рус теле көнен   күтәренке күңел белән һәм файдалы итеп уздыруыгызны телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


ТР Президенты Матбугат хезмәте