Быел Татарстанда урманнарны сәнәгатьтә куллана башлыйбыз, эш оештыруда ТР Урман хуҗалыгына ярдәм булыр – И.Халиков

19.01.2013

Бүген Татарстан урман хуҗалыгының 2012 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2013 елга куелган бурычлар мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышында сүз алган ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, без, чыннан да, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында игелекле, әйбәт, матур революция күрәбез, министрлыкта аерым системалы эш алып булдырылуы күзәтелә, шул исәптән башка структуралар һәм органнар белән дә, дигән фикер әйтте.

Урман хуҗалыгын үстерү һәм саклау эше предприятиеләргә дә, халыкка да кагыла, чөнки бу үзебез генә түгел, киләчәк буыннар өчен мөһим. Министрлык Татарстан Президенты, Хөкүмәте, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы куйган йөкләмәләрне әйбәт үтәгән, урманчыларның яңа буыны әзерләнә – болары мактауга лаек. Алга таба урманны сәнәгать максатларында файдалану буенча Президент Рөстәм Миңнеханов куйган бурычны да үтәрсез дип ышаныч белдерәм, диде Премьер-министр “Алабуга” МИЗында агач эшкәртү буенча “Кастамону Энтегре” төрек фирмасы заводының беренче чираты эшләтеп җибәреләчәген, һәм моны 2014 елда гына тулысынча үтәп булачагын искәртеп.

Казанда агач утырту буенча 2012 елда уңышлы уздырылган “Яшел рекорд” проектын республиканың башка муниципалитетларында да гамәлгә ашырырга кирәк булачак, димәк, урманчылар ярдәме таләп ителәчәк, дип мөрәҗәгать итте И.Халиков. Быел Татарстанда урманнарны сәнәгатьтә куллана башлыйбыз, сәнәгать һәм ярымсәнәгать масштабларда заманча җиһазларда агач әйберләр җитештерү эшен оештыруда ТР Урман хуҗалыгына ярдәм булыр, дип вәгъдәләде. Бу юнәлештә кече һәм урта бизнеска ярдәм программаларының юнәлешен үзгәртергә мөмкин, мәсәлән, “Лизинг-грант”, диде һәм И.Халиков шуның буенча ТР Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген ышандырыл куйды.

Коллегия утырышы соңында бер төркем хезмәткәргә ТР Дәүләт бүләкләре, шулай ук федераль агентлыкның тармак бүләкләре тапшырылды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы