Татарстанда Россиянең кече һәм урта нефть чыгару компанияләренең үсеш проблемалары турында фикер алышалар

24.05.2008

19 нчы июньнән 21 нче июньгә кадәр Татарстан Республикасында табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Россия Федераль Җыелышы Федерациясе Советы комитетының һәм табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитетының Россиядәге кече һәм урта нефть чыгару компанияләренең үсеш проблемалары турында берләштерелгән күчмә утырышы уздырылачак.

Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшче төркем 19-21 нче июньгә билгеләнгән утырышны оештыру һәм үткәрү, кунаклар кабул итү һәм чаралар программасы турында фикер алышты.

Эштә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Федерация Советы әгъзасы Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.

Фатих Сибагатуллин искәртеп үткәнчә, бүгенгә Россиянең 23 төбәгендә 160 тан артык кече нефть компанияләре эшли, аларның 30 ы Татарстанда тупланган (оештырылган кече нефть компанияләренең –КНК - саны буенча икенче төбәк булып Томск өлкәсе санала). Геологик разведка һәм нефть чыгару өлкәсендә республиканың күпьеллык тәҗрибәсе тупланды, битум ятмаларын үзләштерү башланды. Кече нефть компанияләренә килгәндә, аларда авыр табыла торган нефть запасларын чыгаруның җитди тәҗрибәсе бар.

Күчмә утырыш кысаларында табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитны саклау буенча Федерация Советы комитеты әгъзаларына һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитетына кече нефть компанияләренең табигый ресурслары, битум ятмалары буенча нефть шламнарын утильләштерү заводын һәм башка нефть объектларын күрсәтү күздә тотыла.

Чаралар Әлмәттә һәм Казанда үтәчәк.

Пленар утырышны үткәрү 20 нче июньгә билгеләнгән.

Моннан тыш, Федерация Советы комитеты һәм Дума комитеты әгъзалары белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә очрашачак.

Республикада булуның соңгы көнендә кунаклар Сабантуй милли бәйрәмендә катнашачаклар.

Федерация Советы әгъзасы Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, утырышта кече нефть компанияләре өчен кече нефть компанияләре (КНК) үсеше концепциясен эшләү, налог йөкләмәләрен киметү, яңа ятмаларны эшкәртүне алып бара торган компанияләрне берничә елга налог түләүдән азат итү (“налог каникуллары”) һәм башка актуаль мәсьәләләрне күтәрү күздә тотыла.

Ике комитет күчмә утырышының нәтиҗәсе булып, нефть чыгару өлкәсендәге налог йөкләмәләрен киметү мәьәләләре буенча законнар чыгару инициативасы белән чыгу булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте