Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов маркетплейс ABC.ru инвесторы, нигез салучысы Алексей Банников белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Уртак инвестиция проектын – «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистика үзәген гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, моңарчы компания проектта катнашу теләген белдергән иде. Алексей Банников Зеленодольск районына барып килгән һәм резидентлар өчен мөмкинлекләрне өйрәнгән.
Моннан тыш, кичә, 4 июньдә, Алексей Банников Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән очрашкан иде, анда ул проектта катнашу детальләре турында фикер алышкан иде.