Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Азатлык мәйданын карады

04.06.2020

Бүген Чаллыга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы объектларын төзекләндерү белән танышты. Ул Азатлык мәйданына барды һәм анда республика программасы кысаларында үзгәртеп коруның барышы белән танышты.

Үзәк Азатлык мәйданы – Чаллы моношәһәрен төзекләндерүнең төп проектларыннан берсе. Проектның төп бурычларыннан берсе – җәяүлеләргә һәм велосипедта йөрүчеләргә уңайлы шартлар тудыру.  

Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсияне Татарстан Республикасы Президенты  ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова уздырды.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук амфитеатр зонасын карап чыкты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренең махсус стендларга куелган тарихи фотографияләрен карады. Татарстан АССРны торгызу чорында шәһәр тарихы турында Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрамиев сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.