Илһам Вәлиев Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары булды
23.05.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе муниципаль районы утырышы эшендә катнашты.
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәмидуллинның башка эшкә күчүе белән бәйле рәвештә отставкага китүен кабул итте.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасарына тапшыру карары чыгарылды. Ул Илһам Вәлиев булды.
Шуны искәртик: әлеге вакытка кадәр Илһам Вәлиев Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районы башлыгы булган иде.
Районда шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны алыштыру турында конкурс игълан ителде.
Моннан тыш, бүген Балык Бистәсе муниципаль районы Советы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы – Район советы рәисе Евгений Лыловның вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турындагы мәсьәлә карады. Депутатлар Евгений Лыловның үз теләге буенча һәм башка эшкә күчү уңаеннан отставкага китүен кабул итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлегә Балык Бистәсе муниципаль районы күп кенә мәсьәләләр буенча (социаль-икътисади күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы үсеше һ.б.) республиканың уртача күрсәткечләре дәрәҗәсенә ирешә алмый.
Ул шулай ук Илһам Вәлиевне, аның Балык Бистәсе районында туып үскән булуын искәртеп, җаваплы административ хезмәткәр буларак характерлап үтте.
Белешмә өчен:
Илһам Госман улы Вәлиев 1959 елның 4 нче августында республиканың Балык Бистәсе районы Челнышбан авылында туа.
1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Балык Бистәсе районының Тукай исемендәге колхозында агроном, рәис булып эшли (1987-1993 еллар).
1993-1995 елларда – администрация башлыгының беренче урынбасары - Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
1999 елдан алып 2006 елга кадәр - Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте