Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Республикасы җитәкчелеге адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Сезне чын күңелдән ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм!
Татарстан Республикасының бөтен тарихы уңышлар һәм героик казанышлардан тора.
Дистәләгән халыклар республикада дус һәм тату яши.
Татарстан – ислам һәм православие мәдәниятләренең танылган үзәге – бүген, чыннан да, Россиянең барлык халыклары өчен динара дуслык үрнәге.
Бүген Татарстан Республикасы – илнең төп туризм үзәкләреннән берсе. Монда тарихка сакчыл караш һәм киләчәккә омтылыш үрелеп бара.
Әлбәттә, республиканың иң төп байлыгы – Татарстан гражданнары. Талантлы һәм хезмәт сөючән, мәрхәмәтле һәм көләч йөзле. Сез бөтен казанышларга җиңел ирешәсез! Идел буе федераль округының барлык халыклары исеменнән Татарстанда яшәүчеләрнең барысын да бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм муллык телим!
И. Комаров».