Татарстан Республикасы Президенты адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора

27.05.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора.

Аерым алганда, Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте губернаторы Ван Вэньтао әфәнде Татарстанны котлый.

«Соңгы 100 елда Татарстан Республикасы алга китте, барлык тармакларда да уңышларга иреште, – диелә котлау телеграммасында. – Ышанам, киләчәктә дә Татарстанның барлык тармакларда да социаль-икътисадый үсеше тагын да алга барачак, ә республиканың хезмәт сөючән һәм дус халкы тагын да бәхетле һәм имин булачак».

Финляндия Илчелегеннән Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала имзасы белән шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә телеграмма килде.

«Сезне һәм Татарстан Республикасы халкын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Без, финнар, Татарстанда еш кунак булабыз, сез һәрвакыт безне кунакчыл каршы аласыз. Безнең арадагы икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек тыгыз, һәм аңа күп көч куела.    Ышанам, Финляндия белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә тирәнәя барыр».

Түбән Новгород өлкәсе  губернаторы Глеб Никитиннан котлау телеграммасы килде.

«Татарстан Республикасы зур уңышларга иреште, төрле милләт һәм төрле дин кешеләре арасында дустанә һәм толерант мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен күп эшләр башкарылды. Бу тантаналы көндә Татарстанның һәр кешесенә нык сәламәтлек, иминлек һәм яраткан республикагыз өчен хезмәт уңышлары телим», - диелә текстта.

Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюминның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны котлавы.

«Уникаль тарихи-мәдәни мираска һәм куәтле икътисадый потенциалга ия булып, республика инновацияләрне һәм алдынгы технологияләрне кертү буенча төбәкләр арасында алда бара, - диелә телеграммада. – Җитәкчелек таланты, лидерлык сыйфатлары, югары компетентлык Сезгә киләчәктә дә республика иминлеге хакына хезмәтегездә ярдәм булсын».

Ленинград өлкәсе Закон чыгару Собраниесе рәисе Сергей Бебенин  татарстанлыларга «нык сәламәтлек, бердәмлек, бәхет һәм муллык» тели.

«Россия федерализмы чыгнаклары башында торып, Татарстан бүген дә  федератив мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш кертүен дәвам итә, - диелә Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хабиров телеграммасында. – Башкортостан безнең төбәкләр арасындагы нык багланышларның кадерен белә, безнең дуслык һәм хезмәттәшлек елдан-ел ныгый барсын».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.